табигатьнең яши алмавын һәм кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген аңлатты.Шушы
көннән башлап , без кошлар турында укый башладык, аларның нәрсә белән туклануын, ничек көн күрүләре белән кызыксына башладык .Укытучы апа безгә кошлар турында эзләнү эше алып барырга тәкъдим итте.
Кошлар –гәүдәләре каурый белән капланган җылы канлы хайваннар.Алар азыкка яраклы үсемлек һәм хайваннар булган җирдә: урман һәм бакчаларда, болын һәм сазлыкларда , дала ,тундра һәм чүлләрдә яши.
Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның бик күп төре бар. Кошлар очарга җайлашкан. Шуңа күрә аларны кырыс Антарктидада да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри, ә иң зур кош – Африка тәвә кошы(страус). Алар иң оста йөгерүчеләр. Ә иң көчле кошлар – бөркетләр.
Кереш
Без табигатьне, кошларны яратабыз. Безгә кошларны күзәтү ошый. Без кошлар турында кайгыртабыз: кыш көне өебез янында агачта җимлекләр элдек , яз җиткәч оялар куябыз. Без кошларны клеткада тотучыларга каршы. Алар иркендә очарга тиеш, үзләренең сайраулары белән безне сөендерергә тиеш.