Разделы презентаций


Лена Шагыйрь?ан тормышы,и?аты ??м игенчел?рг? багышланган ?с?рл?ре.

Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (Лена Шагыйрьҗан) – шагыйрә, «Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (2002) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышланмалар» (2005) җыентыклары өчен 2011 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1Лена Шагыйрьҗан

Лена Шагыйрьҗан

Слайд 2 Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (Лена Шагыйрьҗан) – шагыйрә, «Боҗра вә

Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (2002) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышланмалар» (2005) җыентыклары

өчен 2011 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (Лена Шагыйрьҗан) – шагыйрә, «Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (2002) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр,

Слайд 3Хәзерге татар поэзиясенең күренекле вәкилләреннән берсе Лена Шагыйрьҗан (Лена Галимҗан

кызы Шакирҗанова) 1945 елның 4 июнендә Татарстан Республикасының Актаныш районы

Пучы авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Лена туганнан соң күп тә үтми, аларның гаиләсе Әтнә районына күчеп китә. Аның балачагы һәм мәктәп еллары шушы районның Күлле Киме һәм Түбән Көек авылларында уза. 1962 елда Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлагач та, ул һич икеләнүсез, Казанга килеп, педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1967 елда институтны тәмамлап, Казан шәһәренең 80 нче татар урта мәктәбендә бер ел укытучы булып эшли. 1968-1973 елларда ул — Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка хезмәтендә. Соңрак, 1974-1987 елларда, Татарстан дәүләт радиокомитетында тәрҗемәче-журналист булып эшли.
Хәзерге татар поэзиясенең күренекле вәкилләреннән берсе Лена Шагыйрьҗан (Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова) 1945 елның 4 июнендә Татарстан

Слайд 41987 елдан Л.Шагыйрьҗан — профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат

эше белән генә шөгыльләнә. Мәктәптә укыган елларында ук каләм тибрәтә башлап,

җитмешенче еллардан шигырьләре белән көндәлек матбугатка даими катнаша килгән Ленаның бер бәйләм лирик шигырьләре 1977 елда «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, 1982 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Яшь шагыйрьнең беренче китабы» сериясендә «Мөлдерәмә күңел» дигән мөстәкыйль шигъри җыентыгы басылып чыга. 1986 елда «Ышанам йөрәгемә» исемле икенче китабы дөнья күрә. Шушы беренче шигъри җыентыклары белән үк ул үзен романтик рухлы, нечкә хисле, хатын-кызларга гына хас үз язу манерасы, шигъри йөзе булган талантлы каләм иясе итеп таныта. Алга таба, башлангыч шигырьләрендәге хис муллыгын саклаган хәлдә, аның иҗаты тематик яктан киңәя, фикер-эчтәлек ягыннан тирәнәя, масштаблырак була бара. Узган гасырның соңгы ун-унбиш елы дәвамында ул аеруча актив һәм нәтиҗәле эшли, соңгы унъеллыклар татар шигърияте мәйданында зур казаныш булып саналырлык «Иман әлифбасы» (1993), «Шигырьләр, поэма» (1997), «Боҗра вә Хөҗрә» (2002) кебек саллы шигъри тупланмалары, «Йөрәк авазы», «Дөнья базары, яхуд Яңа Америка фаҗигасе» поэмалары һәм бәет-мөнәҗәт жанрына якын яңа шәкелдәге әсәрләре белән абруй казана.
1987 елдан Л.Шагыйрьҗан — профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Мәктәптә укыган елларында

Слайд 5Л.Шагыйрьҗан — әдәби иҗатын җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләп барган

әдибә. Ул 1993 елда үзе оештырышкан Бөтентатар «Ак калфак» хатын-кызлар

ассоциациясенең берничә ел дәвамында рәис урынбасары булып тора. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Л.Шагыйрьҗан 2000 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була. 2007 елда шагыйрә «Сагынмаклык» китабы һәм Һади Такташка багышланган әсәрләре өчен Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Л.Шагыйрьҗан — 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Л.Шагыйрьҗан — әдәби иҗатын җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләп барган әдибә. Ул 1993 елда үзе оештырышкан Бөтентатар

Слайд 6Төп басма китаплары
Мөлдерәмә күңел: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нөшр.,

1982. — 79 б. — 3500 д. Ышанам йөрәгемә: шигырьләр, поэма.—Казан:

Татар. кит. нәшр., 1986. — 80 б. — 1800д. Иман әлифбасы: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 159 б. — 5000 д. Шигырьләр, поэма. — Казан: Татар. кит. нөшр., 1997. — 208 б. — 2000 д. Канатлы ат: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. — 40 б. — 5000 д. Боҗра вә Хөҗрә: шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 368 б. — 3000 д. Сагынмаклык: багышламалар, истәлекләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 303 б. — 2000 д.
 
Иҗаты турында
Зыятдинова Ф. Әйтер сүзе бар // Казан утлары. — 1987. — № 8. — 176 б. КурбатовХ. Җанга якын шигырьләр // Ватаным Татарстан. — 1993. — 24 сент. Вәлиев М. Безнең урамнарның бәйрәме // Казан утлары. — 1995. — № 3. — 185-188 б. Йосыпова Р. Илаһи... күңел җәүһәрләре // Заман-Татарстан. — 1997. — 7 март. Вәли-Барҗылы М. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. — 1999. — №8. - 150 б. Шәрәпова Й. Сәер теләк сере // Сабантуй. — 2000. — 8 март. Рахмани Р. Шагыйрәнең язмыш келәме // Казан утлары. — 2003. — № 4. — 121-134 б. Әхмәтҗанова Н. Һәр сүзеннән күренеп тора үзе... // Шәһри Казан. — 2003. — 30 май.
Төп басма китаплары Мөлдерәмә күңел: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нөшр., 1982. — 79 б. — 3500

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика