итеп
Туган телен бир аңа.
Иле белән, дине
белән,Туган җир белән бергә,
Туган телгә мәхәббәт сал
Күңеленә гомергә.
Аерса да хак язмышы
Туган йорттан, иленнән,
Күңеле мәңге аерылмасын
Газиз туган теленнән.
Кайда гына ишетсә дә
Аның татлы авазын,
Туган җиргә очсын күңеле
Сагынып ана назын.
Онытмагыз, бу дөньяда
Иң зур мирас бер генә -
Көмеш чыңлы, талгын моңлы
Газиз туган тел генә...