Разделы презентаций


Творчество поэтессы

Содержание

Клара Гарифовна Булатовага 79 яшь

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1Клара Булатова иҗаты

Клара Булатова иҗаты

Слайд 2Клара Гарифовна Булатовага
79 яшь

Клара Гарифовна Булатовага 79 яшь

Слайд 3Клара Гариф кызы Булатова
1936 елның 18 мартында Татарстан АССРның Сарман

районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әтисе дә,

әнисе дә укытучылар була, шуңа күрә Кларага бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күчен йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1944 елда ул Сарман районының Югары Чыршылы авылында беренче класска керә, өченче класстан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый, ә урта белемне Сарман урта мәктәбендә 1954 елда алып чыга. Шул ук елның кезеннән К. Булатова хезмәт юлын башлый — Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч классларда балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәттәге кенкүреш комбинатында кассир, «Төзүчеләр» клубында оештыручы була. 1962—1965 елларда ул яңадан мәктәптә — Әлмәт районының Колшәрип авылында тел-әдәбият, тарих укыта. Шунда, 1964 елда, КПСС сафларына алына.

Клара Гариф кызы Булатова1936 елның 18 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туган.

Слайд 4 К. Булатованың шигъри иҗаты да нәкъ шул чорда тернәкләнеп

китә. Әле мәктәп елларында ук аерым шигырьләре матбугатта күренгән яшь

шагыйрә актив рәвештә Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри, һәм 1956 елдан башлап «Татарстан яшьләре», «Совет Татарстаны» («Социалистик Татарстан») газеталарында, «Пионер» («Ялкын»), «Азат хатын», «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналларында аның күп кенә шигырьләре дөнья күрә. Бераздан аерым шигъри цикллары «Њсү юлы», «Идел» альманахы, «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда басыла.

К. Булатованың шигъри иҗаты да нәкъ шул чорда тернәкләнеп китә. Әле мәктәп елларында ук аерым шигырьләре

Слайд 51965—1969 елларда К. Булатова В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт

университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә

иҗат эшен дә дәвам иттерә: 1965 елда аның шигъри бәйләме «Дуслык» исемле күмәк җыентыкта басылып чыга. Шагыйрәнең исеме тәнкыйтьтә җылы сүз белән телгә алына башлый. 1967 елда «Язлар алда» исемле мөстәкыйль китабы — лирик шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

1965—1969 елларда К. Булатова В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Слайд 6Университетны тәмамлаганнан соң К. Булатова Әлмәт районының Яна Кәшер урта

мәктәбенә тел әдәбият укытучысы булып китә. Тәҗрибәле укытучы буларак, 1978

елда аңа РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Укытучы-методист» дигән мактаулы исем бирелә.
Җитмешенче елларда шагыйрә тагын берничә шигырь җыентыгы чыгарды. Аның бер бәйләм шигырьләре русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә «Детская литература» нәшриятында чыккан «Песня, мечта и любовь» («Җыр, хыял һәм мәхәббәт») исемле күмәк җыентыкка да кертелгән. Шагыйрәнең егерме елдан артык иҗат эшчәнлеген чагылдырган шигырьләре 1981 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Гел кояшка карап» исемле күләмле китабында урын алган.
К. Булатова— 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Университетны тәмамлаганнан соң К. Булатова Әлмәт районының Яна Кәшер урта мәктәбенә тел әдәбият укытучысы булып китә. Тәҗрибәле

Слайд 7Шагыйрә үзе килен булып төшкән йорт янында ире Нәфис, улы

Марс, кайнанасы Маһинур апа белән.

Әлмәт районы Яңа Нәдер авылы.

Август,1991 ел.
Шагыйрә үзе килен булып төшкән йорт янында ире Нәфис, улы Марс, кайнанасы Маһинур апа белән. Әлмәт районы

Слайд 8Иртәгә дә кояш чыгар әле
Иртәгә дә кояш чыгар әле


Нурлар сибеп Нәдер өстенә.
Болытларны җилләр куар әле,
Күкләр кайтыр

зәңгәр төсенә.
Иртәгә дә кошлар очар әле,
Очар әле таулар өстендә.
Иртәгә дә яшәү дәвам итәр
Бәлки әле безнең өчен дә.
Дәвам итәр яшәү, озак яшәү,
Бергә яшәү шатлык хисендә.
Икеләтә бәхет кичеп яшәү
Шул бер сыңар гомер эчендә.
Иртәгә дә кояш чыгар әле,
Кояш чыгар безнең өчен дә.

Иртәгә дә кояш чыгар әле Иртәгә дә кояш чыгар әле Нурлар сибеп Нәдер өстенә. Болытларны җилләр куар

Слайд 10Клара Булатова сүзләренә язылган җ ы р л а р
Асылмалы

күпер
Бәлки син үзедер
Кызара инде миләшләр
Кырга чыктым, юлга

чыктым
Кыңгырау чәчәкләре
Онытма (икенче вариант)
Су буенда кыяк үлән
Тамчы җыры
Туган як сагышлары
Төштә күрдем
Шушы яктан, шушы туфрактан без
Шушындый тыныч төннәрдә
Язлар кайтты
Язлары еракта гомеремнең
Язмышымда язлар булып кал


Клара Булатова сүзләренә язылган җ ы р л а рАсылмалы күпер Бәлки син үзедер Кызара инде миләшләр

Слайд 11Клара Булатова шигырьләренә көй язган композиторлар
Ифрат Хисамов
Хәлил Сәлимов


Марс Макаров
Илдар Вәлиев
Марат Хөснуллин

Клара Булатова шигырьләренә көй язган композиторларИфрат Хисамов  Хәлил Сәлимов Марс МакаровИлдар ВәлиевМарат Хөснуллин

Слайд 12 Шушы яктан, шушы туфрактан без

Рәис Нәгыймов көе

Клара Булатова сүзләре
Шушы яктан, шушы туфрактан без, Китә калсак үзгә бер якка, Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап, Өянкеләр елап озата.
Шушы яктан, шушы туфрактан без, Читтә йөрсәк — шуңа күрәдер, Чишмә чыңлап, өянкеләр елап, Таллар җырлап төшкә керәдер.
Шушы яктан, шушы туфрактан без, Шушы җиргә дәшеп кайтырга, Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап, Өянкеләр зурлап чакыра.

Шушы яктан, шушы туфрактан без        Рәис Нәгыймов көе

Слайд 13Якын дустың барын онытма
Ифрат Хисамов көе
Клара Булатова сүзләре


Тау итәген томан сарган чакта Җыр яңарса кичке тынлыкта, Таулар аша юллар

узган чакта Сагынучың барын онытма, Сагынучың барын онытма.
Иңнәреңә ялгыз күтәрмәстәй Авырлыклар төшсә тормышта, Янәшәңә басып, иңен куяр Якын дустың барын онытма, Якын дустың барын онытма.
Май кояшы, җылы нурын коеп, Чәчләреңнән сөйгән минутта, Ерактан да сине якын тоеп, Яратучың барын онытма, Яратучың барын онытма.
Якын дустың барын онытма Ифрат Хисамов көе Клара Булатова сүзләре Тау итәген томан сарган чакта Җыр яңарса

Слайд 14Туган як сагышлары
Зиннур Сафиуллин көе
Клара Булатова сүзләре
Күп югалттым

туган яктан Читтә йөргән көннөрдө. Ишетмәдем арышларның Шаулаганын җилләрдә.

Карабодай кырларының Акны салып, көрәнен, Анысын салып, каралҗымын Кигәннәрен күрмәдем.
Ишетмәдем бу җөйдәге Соңгы кәккүк җырларын. Яшел питрау көннәрендә Мәтрүшкәләр җыймадым.
Туган яктан ерак чакта Күп югалттым, күп таптым. Күпме җырын җыеп кайттым Таулы якның — Карпатның.

Туган як сагышларыЗиннур Сафиуллин көе Клара Булатова сүзләре Күп югалттым туган яктан Читтә йөргән көннөрдө. Ишетмәдем арышларның

Слайд 15Төштә күрдем
Рәис Нәгыймов көе
Клара Булатова сүзләре
Көннәр буе сине

уйлап йөрдем, Көннәр буе уйлар эчендә. Көндез истә, төнлә төштә күрдем, Төштем микән

әллә исеңә?
Шау чәчәкле урман арты, имеш, Яр буенда куе таллыклар. Агым суда керләр чайкыйм, имеш, Агым суда ап-ак яулыклар.
Ә син, имеш, минем хыялларда Еллар көткән ярым икәнсең. Ерак юлны, мине сагынганга, Якын итеп килеп җиткәнсең.
Көннәр буе сине уйлап йөрдем, Әллә шуңа кердең төшемә? Әллә шуңа кердең, әллә үзең, Алдың микән мине исеңә?..
Төштә күрдемРәис Нәгыймов көе Клара Булатова сүзләре Көннәр буе сине уйлап йөрдем, Көннәр буе уйлар эчендә. Көндез

Слайд 16Язмышымда язлар булып кал
Марат Хөснуллин көе
Клара Булатова

сүзләре
Көтмәгәндә кабындың син җанда, Көтелмәгән яну бу утлар. Кышларыма буран булып

килдең, Язларымда ләйсән булып кал.
Бураннарда кабатланмас моңым, Моңга тулган ап-ак болытлар. Кышларыма ак моң булып килдең, Язларымда хыял булып кал.
Күңелемә якты хисләр сиптең, Бу җаныма сүнмәс өмет сал. Тормышыма син кыш булып кердең, Язмышымда язлар булып кал
Язмышымда язлар булып калМарат Хөснуллин көе   Клара Булатова сүзләре Көтмәгәндә кабындың син җанда, Көтелмәгән яну

Слайд 17Кызара инде миләшләр
Роберт Андреев көе
Клара Булатова сүзләре
Кызара инде

миләшләр, Ни көтә тиле күңел?.. Әйтерсең, әле гел яшьләр, Әйтерсең, илле түгел.
Әйтерсең, әле

күзем дә Күрә гел көннең алын. Әйтерсең, әле синең дө Артымнан йөргән чагың.
Әйтерсең, әле телең дө Гел матур сүзләр сибә. Үзгәрдең юкса, үзгәрдең, Үзгәрдең… Көзләр килә.
Сүзгә дә саран димәсләр, Сайламый гөлен генә. Кызара инде миләшләр, Көз дими күңел генә.
Кызара инде миләшләрРоберт Андреев көе Клара Булатова сүзләре Кызара инде миләшләр, Ни көтә тиле күңел?.. Әйтерсең, әле

Слайд 21Шагыйрәнең 75 яшьлек юбилее кичәсеннән күренешләр

Шагыйрәнең 75 яшьлек юбилее кичәсеннән күренешләр

Слайд 22Шагыйрәнең 75 яшьлек юбилее кичәсеннән күренешләр

Шагыйрәнең 75 яшьлек юбилее кичәсеннән күренешләр

Слайд 23Шагыйрәнең 75 яшьлек юбилее кичәсеннән күренешләр

Шагыйрәнең 75 яшьлек юбилее кичәсеннән күренешләр

Слайд 24Интернет – чыганаклар:
http://adiplar.narod.ru/hadima2.htm
http://www.azatliq.org/content/article/1788938.html?page=1&x=1
http://jazucilar.narod.ru/
http://luch-tv.ru/

Интернет – чыганаклар:http://adiplar.narod.ru/hadima2.htmhttp://www.azatliq.org/content/article/1788938.html?page=1&x=1http://jazucilar.narod.ru/http://luch-tv.ru/

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика