Разделы презентаций


"Татар халкыны? б?ек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган электрон китап"

Содержание

Халкым күңеленә ак нур сиптең,Кара төндә булдың якты ай;Шаулы язның сүнмәс тугаедай,Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!ГАБДУЛЛА ТУКАЙ – ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ .

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1Габдулла Тукайга багышланган электрон китап.
Төзеде: татар теле

һәм әдәбият укытучысы Зарафутдинова Эльмира Тәбрис кызы.

Габдулла Тукайга багышланган электрон китап.   Төзеде: татар теле һәм әдәбият укытучысы Зарафутдинова Эльмира Тәбрис кызы.

Слайд 2Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай;
Шаулы язның

сүнмәс тугаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ –
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ


БӨЕК ШАГЫЙРЕ .
Халкым күңеленә ак нур сиптең,Кара төндә булдың якты ай;Шаулы язның сүнмәс тугаедай,Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!ГАБДУЛЛА ТУКАЙ

Слайд 3Эчтәлек.
1.Габдулла Тукайның тормыш юлы.
2. Габдулла Тукайның иҗаты.
3. Габдулла Тукайга багышланган

музейлар.
4. Габдулла Тукайга багышланган һәйкәлләр.
5. Тукай образы рәссамнар иҗатында.
6.

“Син Тукайны беләсеңме?” (тест).

Эчтәлек.1.Габдулла Тукайның тормыш юлы.2. Габдулла Тукайның иҗаты.3. Габдулла Тукайга багышланган музейлар.4. Габдулла Тукайга багышланган һәйкәлләр. 5. Тукай

Слайд 4
Тукай – халык баласы, аны халык үстергән (Тукайның балачагы)
Кирегә

Тукай – халык баласы, аны халык үстергән (Тукайның балачагы) Кирегә

Слайд 5Кушлавычта шагыйрь туган йорт.
Кушлавычта шагыйрь туган йорт.
Мөхәммәтгариф углы Габдулла Тукай

1886 елны апрельнең 26-да Казан артындагы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә

дөньяга килгән.

Алга

Кирегә

Кушлавычта шагыйрь туган йорт.Кушлавычта шагыйрь туган йорт.Мөхәммәтгариф углы Габдулла Тукай 1886 елны апрельнең 26-да Казан артындагы Кушлавыч

Слайд 6Үзенең “Исемдә калганнар” дигән истәлекләрендә ул авылы турында болай яза:
ТУГАН

АВЫЛ.
Тау башында салынгандыр безнең авыл.
Бер чишмә бар, якын безнең

авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным – тәнем белән...

Алга

Кирегә

Үзенең “Исемдә калганнар” дигән истәлекләрендә ул авылы турында болай яза: ТУГАН АВЫЛ.Тау башында салынгандыр безнең авыл. Бер

Слайд 7Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы.
Мәмдүдә - Габдулланың анасы.
Алга
Кирегә

Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы.Мәмдүдә - Габдулланың анасы.АлгаКирегә

Слайд 8Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф мулланың кабере
Алга
Кирегә

Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф мулланың кабереАлгаКирегә

Слайд 9Кечкенә Габдулланың әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә чыга һәм

соңрак аны үз янына алдыра.
Алга
Кирегә

Кечкенә Габдулланың әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә чыга һәм соңрак аны үз янына алдыра.АлгаКирегә

Слайд 10






Кечкенә Тукай
4 айда әтисез,
4 яшьтә әнисез кала.


Ятимлек ачысын бик иртә татый.
Кирегә
Алга

Кечкенә Тукай 4 айда әтисез,4 яшьтә әнисез кала.   Ятимлек ачысын бик иртә татый.КирегәАлга

Слайд 11Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына

кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре шунда үтә.
Алга
Кирегә

Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре

Слайд 12Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән
Башта

Габдулла Зиннәтулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. “Исемдә

калганнар” дигән истәлегендә Тукай болай яза:“... фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм, сөюче, ашыйсым, эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...”

Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән

Алга

Кирегә

Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән     Башта Габдулла Зиннәтулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле

Слайд 13Тукайның әнисенең сеңлесе Саҗидә.
1940 нчы елда төшерелгән фото.
Кирегә
Алга

Тукайның әнисенең сеңлесе Саҗидә. 1940 нчы елда төшерелгән фото.КирегәАлга

Слайд 14Кечкенә Габдулланы бервакыт Өчиледән Казанга алып киләләр дә Печән базарында

берәр кешегә асрамага бирмәкче булалар. Яңа Бистәдә яшәүче Мөхәммәтвәли белән

Газизә апаның балалары юк икән: ятим Габдулланы алар уллыкка алалар.

Алга

Кирегә

Кечкенә Габдулланы бервакыт Өчиледән Казанга алып киләләр дә Печән базарында берәр кешегә асрамага бирмәкче булалар. Яңа Бистәдә

Слайд 15Биш яшьлек малайны Казанга озатып Печән базарында“саталар”:
Аны асрамага Яңа бистә

хөнәрчеләре гаиләсе ала.
“... миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып,

әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга монда миңа ач торырга тугры килми иде ...”(“Исемдә калганнар”)

Алга

Кирегә

Биш яшьлек малайны Казанга озатып Печән базарында“саталар”: Аны асрамага Яңа бистә хөнәрчеләре гаиләсе ала. “... миңа әти

Слайд 16 Мәҗит Гафури (элеккеге Сембер ) урамында Габдулла үзенең яңа

әти-әнисе кулында яши.
Алга
Кирегә

Мәҗит Гафури (элеккеге Сембер ) урамында Габдулла үзенең яңа әти-әнисе кулында яши.АлгаКирегә

Слайд 17Әти талчукта сату идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын

яхшы белмим. Әни, бер дә алмый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара

иде... Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булып, миңа ач торырга туры килмәде... (“Исемдә калганнар”)

Алга

Кирегә

Әти талчукта сату идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә алмый-талмый, байларга

Слайд 18Ләкин бу бәхет озакка бармый: Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа

икесе берьюлы авырый башлыйлар. Малай яңадан Өчилегә кайтарыла. 1892 елның

җәендә Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абзый аны үзенә уллыкка ала.

Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе.

Кирегә

Алга

Ләкин бу бәхет озакка бармый: Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа икесе берьюлы авырый башлыйлар. Малай яңадан Өчилегә

Слайд 19Алга
Кырлайда Сәгъди абзый йортында үткән

берничә ел яшь Габдуллага крестьян тормышының авырлыгын һәм матурлыгын аңлау

юлында беренче тәҗрибәне биргән. Сәгъди абзый Тукайны эшкә өйрәтте һәм хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләде. Кырлайда Габдулла укырга йөри башлый. Кырлай мәдрәсәсендә булачак шагыйрьнең белем нигезе салына. Кырлайда туган беренче уй-тойгылар Тукай поэзиясенең күп кенә илһамлы юллары, темалары булып китүе дә мәгълүм. “Шүрәле” әкияте үзе генә дә Кырлай истәлегенең гүзәл бер шигъри һәйкәле итеп санала. “Пар ат” һәм “Туган җиремә” кебек шигырьләре дә Кырлай истәлекләре белән рухланган.

Алга

Кирегә

Алга     Кырлайда Сәгъди абзый йортында үткән берничә ел яшь Габдуллага крестьян тормышының авырлыгын

Слайд 20Кырлай авылы.
Сәгъди абзый йорты.
Хәзер анда Тукай музее –

йорты.
Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөхрә апа

гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра.

Алга

Кирегә

Кырлай авылы. Сәгъди абзый йорты. Хәзер анда Тукай музее – йорты.Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый

Слайд 21Бу наратны Габдулла Тукайның Кырлайдагы “әтисе” Сәгъди абзый утырткан.
Ә

бәрәңге бакчасында кечкенә Габдулла бәрәңге җыйган.
Алга
Кирегә

Бу наратны Габдулла Тукайның Кырлайдагы “әтисе” Сәгъди абзый утырткан. Ә бәрәңге бакчасында кечкенә Габдулла бәрәңге җыйган.АлгаКирегә

Слайд 22Сәгъди абзый әкренләп кенә Габдулланы крестьян хезмәтенә күнектерә.
Печән өсте. Бәләкәй

Апуш белән Сәгъди абзый Кырлай болынында.
Алга
Кирегә

Сәгъди абзый әкренләп кенә Габдулланы крестьян хезмәтенә күнектерә.Печән өсте. Бәләкәй Апуш белән Сәгъди абзый Кырлай болынында.АлгаКирегә

Слайд 23 Шагыйрь булып җитешкәч үзенең 1907 елда

язган “Шурәле” исемле иң матур поэмасын хәтерендә онытылмаслык урын алып

калган Кырлай авылына багышлап язды.

Кирегә

Алга

Шагыйрь булып җитешкәч үзенең 1907 елда язган “Шурәле” исемле иң матур поэмасын хәтерендә

Слайд 24 1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан

туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп

килә.

Почиталин урамы, 66 нчы йорт, 1894 елның ахырыннан Габдулла шунда – Галиәсгар Госманов йортында яши башлый.

Алга

Кирегә

1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар

Слайд 25Почиталин урамындагы Тукай яшәгән йортның ишегалды һәм урам як күренеше.
Алга
Кирегә

Почиталин урамындагы Тукай яшәгән йортның ишегалды һәм урам як күренеше.АлгаКирегә

Слайд 261907 елда Казанга китәр алдыннан Тукай яшәгән “Казан” кунакханәсе бинасы.

(Некрасов һәм Почиталин урамнары чаты)
Алга
Кирегә

1907 елда Казанга китәр алдыннан Тукай яшәгән “Казан” кунакханәсе бинасы. (Некрасов һәм Почиталин урамнары чаты)АлгаКирегә

Слайд 27 Бу тыкрыктан Тукай көн саен мәдрәсәгә укырга йөргән.
Алга
Кирегә

Бу тыкрыктан Тукай көн саен мәдрәсәгә укырга йөргән.АлгаКирегә

Слайд 28 Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай.

Тукай әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы мөгәллим Фәтхерахман

хәзрәт Гатаулла укыта. Өченче мөгәллиме – Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укый. Шигырь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче дә - Мотыйгулла хәзрәт.

Мотыйгулла хәзрәт

Алга

Кирегә


Слайд 291895 – 1898 нче елларда Тукай укыган өч класслы рус

мәктәбе бинасы.
Алга
Кирегә

1895 – 1898 нче елларда Тукай укыган өч класслы рус мәктәбе бинасы.АлгаКирегә

Слайд 30“1906 елның 1 маенда типография эшчеләре тагын демонстрациягә чыктылар... Без

Апуш белән икәүләп киттек. Демонстрациягә тимер юл эшчесе Николай Покатилов

җитәкчелек итте. Иске собор янында кызыл байрак күтәрделәр: таякка тагылган кызыл материя байракта сүзләр: “Яшәсен Беренче май – хезмәт бәйрәме!”. Чаган елгасы буенда безнең юлны атлы казаклар кистеләр... Без Тукай белән прокламацияләрне шәһәр уртасында ябыштырып йөрдек”. (А. Гладышев, “Уралец» типографиясе эшчесе. “Г. Тукаев турында истәлек”)

Алга

Кирегә

“1906 елның 1 маенда типография эшчеләре тагын демонстрациягә чыктылар... Без Апуш белән икәүләп киттек. Демонстрациягә тимер юл

Слайд 31Канатлар ныгыган вакыт... 1894 – 1907 елларда Габдулла Тукай Уральск

шәһәрендә яши.
Алга
Кирегә

Канатлар ныгыган вакыт... 1894 – 1907 елларда Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә яши.АлгаКирегә

Слайд 32Тукайның журналистик эшчәнлеге Камил Мотыйгый белән бергә башлана. 1906 –

1907 елларда Мотыйгый “Фикер” газетасын һәм “Әлгасрелҗәдид”, “Уклар” журналларын чыгара.

Тукай дусты Камил Мотыйгый белән Уральскида.

Алга

Кирегә

Тукайның журналистик эшчәнлеге Камил Мотыйгый белән бергә башлана. 1906 – 1907 елларда Мотыйгый “Фикер” газетасын һәм “Әлгасрелҗәдид”,

Слайд 33Кулъязма “Әлгасрелҗәдид” журналының тышлык бите. Бу журналны мәдрәсәдә Габдулла һәм

иптәшләре чыгарган. Журналның һәр битен Габдулла үз кулы белән язган.
Алга
Кирегә

Кулъязма “Әлгасрелҗәдид” журналының тышлык бите. Бу журналны мәдрәсәдә Габдулла һәм иптәшләре чыгарган. Журналның һәр битен Габдулла үз

Слайд 34 1907 елгы фоторәсемдә Уральскидагы дуслары арасында Г. Тукай (күзлектән)
Алга
Кирегә

1907 елгы фоторәсемдә Уральскидагы дуслары арасында Г. Тукай (күзлектән)АлгаКирегә

Слайд 35Габдулла Тукай һәм аның апасы Газизә Уральск шәһәрендә
Кирегә
Алга

Габдулла Тукай һәм аның апасы Газизә Уральск шәһәрендәКирегәАлга

Слайд 36Сөеп кайттым сиңа, Казаным!
(1907 – 1913)
Алга
Кирегә

Сөеп кайттым сиңа, Казаным!(1907 – 1913)АлгаКирегә

Слайд 37 Татарстан урамнарының күренеше. XX гасыр башында бу йортта “Болгар”

кунакханәсе булган һәм анда шул заманның татар интеллегенциясе яшәгән.
Алга
Кирегә

Татарстан урамнарының күренеше. XX гасыр башында бу йортта “Болгар” кунакханәсе булган һәм анда шул заманның татар

Слайд 38Казанда Тукай иң тугрылыклы дусты Фатих Әмирханны таба.. Шагыйрь үзенең

иң яшерен серләрен Фатих Әмирхан белән уртаклаша, аның белән киңәшә.

Ф.Әмирхан аны буржуаз тәнкыйтьтән, кадимчеләр һәҗүменнән саклый, акыллы киңәшләре белән аңа ярдәм күрсәтеп тора.

Алга

Кирегә

Казанда Тукай иң тугрылыклы дусты Фатих Әмирханны таба.. Шагыйрь үзенең иң яшерен серләрен Фатих Әмирхан белән уртаклаша,

Слайд 39Тукайның дусты большевик– революционер Хөсәен Ямашев.
Язучы – революционер Гафур Коләхмәтов

белән Тукай “Шәрык клубында” кичәләр, концертлар, лекцияләр оештыра.
Алга
Кирегә

Тукайның дусты большевик– революционер Хөсәен Ямашев.Язучы – революционер Гафур Коләхмәтов белән Тукай “Шәрык клубында” кичәләр, концертлар, лекцияләр

Слайд 40Габдулла Тукай Әстерхан шәһәрендә дусты, шагыйрь Сәгыйть Рәмиевта да кунакта

була.
Драматург Галиәсгар Камал белән берлектә Габдулла Тукай 1908 – 1909

елларда сатирик журнал “Яшенне” чыгаруда катнаша.

Алга

Кирегә

Габдулла Тукай Әстерхан шәһәрендә дусты, шагыйрь Сәгыйть Рәмиевта да кунакта була.Драматург Галиәсгар Камал белән берлектә Габдулла Тукай

Слайд 41Сәхипҗамал Гыйззәтуллина – Волжскаяның – гади татар кызының шәригать кануннарын

ертып сәхнәгә менүенә Тукай бик соклана. Үзенең “Ике кояш” шигырен

аңа багышлап яза.

Алга

Кирегә

Сәхипҗамал Гыйззәтуллина – Волжскаяның – гади татар кызының шәригать кануннарын ертып сәхнәгә менүенә Тукай бик соклана. Үзенең

Слайд 421907 елның көзендә Габдулла Тукай туган якларына кайта һәм Казанга

килеп урнаша: “Әл - ислах” исемле журналда һәм “Китап” нәшриятында

җиң сызганып эшләүчеләрдән берсе булып китә.

Алга

Кирегә

1907 елның көзендә Габдулла Тукай туган якларына кайта һәм Казанга килеп урнаша: “Әл - ислах” исемле журналда

Слайд 43Габдулла Тукай 1908 елда, “Әль -ислах” газетасында эшләгән вакыты.
Алга
Кирегә

Габдулла Тукай 1908 елда, “Әль -ислах” газетасында эшләгән вакыты.АлгаКирегә

Слайд 44“Әльислах” газетасы идарәсе урнашкан бина.
Алга
Кирегә

“Әльислах” газетасы идарәсе урнашкан бина. АлгаКирегә

Слайд 45Алга
Кирегә

АлгаКирегә

Слайд 46“Әль – ислах” газетасын чыгаручылар.
Сулдан уңга: редактор Вафа Бәхтияров,

театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер, газетаның рухи җитәкчесе һәм актив хезмәткәре

Фатих Әмирхан, Ибраһим Әмирхан һәм Габдулла Тукай.

Алга

Кирегә

“Әль – ислах” газетасын чыгаручылар. Сулдан уңга: редактор Вафа Бәхтияров, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер, газетаның рухи җитәкчесе

Слайд 47Сәгыйть Рәмиевка язган хатында Тукай болай дигән: «Мин

поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит.

Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә... ».

Алга

Кирегә

Сәгыйть Рәмиевка язган хатында Тукай болай дигән:    «Мин поэт кына түгел, мин дипломат, политик,

Слайд 481908 елның җәендә Тукай “Әль – ислах”тагы берничә дусты белән

Ботан бакчасы янында, Кабан күле буендагы дачада яши. Г.Камалның истәлекләренә

караганда, шагыйрьнең иң бәхетле көннәре була ул.

Алга

Кирегә

1908 елның җәендә Тукай “Әль – ислах”тагы берничә дусты белән Ботан бакчасы янында, Кабан күле буендагы дачада

Слайд 49 Г.Камал татар театрын тудыруда беренче рольне уйный. 1910 елда

аның юбилей кичәсендә Тукай болай ди: “Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде

әсәрләрендә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымда ук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде..”

Алга

Кирегә

Г.Камал татар театрын тудыруда беренче рольне уйный. 1910 елда аның юбилей кичәсендә Тукай болай ди: “Минем

Слайд 50Тукай һәм “Сәяр” труппасы
Алга
Кирегә

Тукай һәм “Сәяр” труппасыАлгаКирегә

Слайд 511909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән

автобиографик повесть яза.
Шагыйрь исән вакытта ук басылып чыккан повестьның беренче

битләре.

Алга

Кирегә

1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повесть яза.Шагыйрь исән вакытта ук басылып

Слайд 52Алга
Кирегә

АлгаКирегә

Слайд 53 Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын ярата,

аларны хәтеренә
сеңдерә, язып бара.
1910 елда ул “Шүрәле” псевдонимы

белән “Халык моңнары” исемендә татар
халык җырлары җыентыгын бастыра.Анда 28 җыр язылган.

Алга

Кирегә

Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын ярата, аларны хәтеренә сеңдерә, язып бара. 1910 елда

Слайд 54Тукай.
1911елгы фоторәсем.
Алга
Кирегә

Тукай. 1911елгы фоторәсем.АлгаКирегә

Слайд 55 Габдулла Тукай. 1912 елгы фоторәсем. Бу вакытта инде Тукай

халык тарафыннан танылган шагыйрь һәм публицист. Аның егерме бишләп китабы

чыккан, аның әсәрләре матбугатта даими рәвештә чыгып тора, ул һәрвакыт халык игътибарында.

Алга

Кирегә

Габдулла Тукай. 1912 елгы фоторәсем. Бу вакытта инде Тукай халык тарафыннан танылган шагыйрь һәм публицист. Аның

Слайд 56Бер төркем татар язучылары.
Беренче рәттә: ГАБДУЛЛА ТУКАЙ, ФАТИХ ӘМИРХАН.
Икенче

рәттә: Г.КОЛАХМЕТОВ, К.КОЛАХМЕТОВ
Алга
Кирегә

Бер төркем татар язучылары.Беренче рәттә: ГАБДУЛЛА ТУКАЙ, ФАТИХ ӘМИРХАН. Икенче рәттә: Г.КОЛАХМЕТОВ, К.КОЛАХМЕТОВАлгаКирегә

Слайд 571911 елның апрелендә кымыз белән дәваланырга дип татар зыялылары чакыруы

буенча Әстерханга сәяхәт кыла.
Әстерхан
Алга
Кирегә

1911 елның апрелендә кымыз белән дәваланырга дип татар зыялылары чакыруы буенча Әстерханга сәяхәт кыла. ӘстерханАлгаКирегә

Слайд 58Тукайның Әстерханга килүе уңае белән уздырылган әдәби – музыкаль кичәдә

төшерелгән рәсем.
Алга
Кирегә

Тукайның Әстерханга килүе уңае белән уздырылган әдәби – музыкаль кичәдә төшерелгән рәсем.АлгаКирегә

Слайд 59Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь

һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да

ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә.
Тукай Клячкин шифаханәсендә.
1913 ел, 14 (1) апрелендә төшерелгән фоторәсем.

Алга

Кирегә

Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте.

Слайд 60“Авыру Тукай янында крестьяннар” .
Алга
Кирегә

“Авыру Тукай янында крестьяннар” . АлгаКирегә

Слайд 61Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай
1913 елның 15 (2) апрелендә

кичке 8 сәгать 15 минутта күзләрен мәңгегә йома.
Тукайның битеннән

алынган маска

Алга

Кирегә

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай1913 елның 15 (2) апрелендә кичке 8 сәгать 15 минутта күзләрен мәңгегә

Слайд 62И мөкаддәс, моңлы сазым,
Уйнадың син ник бик аз...
Алга
Кирегә

И мөкаддәс, моңлы сазым,Уйнадың син ник бик аз...АлгаКирегә

Слайд 631913 елның 17 (4) апрелендә тукайны җир куенына озаталар.
Алга
Кирегә

1913 елның 17 (4) апрелендә тукайны җир куенына озаталар.АлгаКирегә

Слайд 64Тукай кабере өстендә истәлек – һәйкәл.
Тукай дөньяда 27 ел гына

яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең

бөек үрнәген бирде. Шагырьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр.

Алга

Кирегә

Тукай кабере өстендә истәлек – һәйкәл.Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды,

Слайд 65Мәңгелеккә юл.
Кирегә

Мәңгелеккә юл.Кирегә

Слайд 66Г. Тукай иҗаты.
1.Туган тел.
2.Туган авыл.
3.Шагыйрь.
4.Милли моңнар.
5.Ана догасы.
6.Сабыйга.
7.Бәхетле бала.
8.Эшкә

өндәү.
9.Пар ат.
10.Кызыклы шәкерт.
11.Шаян песи.
12.Китап.
13.Шүрәле.

Кирегә

Г. Тукай иҗаты. 1.Туган тел.2.Туган авыл.3.Шагыйрь.4.Милли моңнар.5.Ана догасы.6.Сабыйга. 7.Бәхетле бала.8.Эшкә өндәү.9.Пар ат.10.Кызыклы шәкерт.11.Шаян песи.12.Китап.13.Шүрәле.Кирегә

Слайд 67Габдулла Тукай – татар балалар әдәбиятына нигез салучы.

Габдулла Тукай – татар балалар әдәбиятына нигез салучы.

Слайд 68Туган тел.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә

белдем
Син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары

төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкэмне, ходам!

Кирегә

Туган тел.И туган тел, и матур тел,Әткәм-әнкәмнең теле.Дөньяда күп нәрсә белдемСин туган тел аркылы.Иң элек бу тел

Слайд 69Туган авыл.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын

безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә

сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Кирегә

Туган авыл.Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен

Слайд 70Шагыйрь.
Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем чыгып бетсә

дә, хәлдән тайсам да, —
Күңлем минем япь-яшь калыр, һич

картаймас;
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;
Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз,
Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый.

Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә:
«Без китәбез, сез каласыз!» —дип җырлармын,
Җәсадемне туфрак берлә күмгәндә дә.

Кирегә

Шагыйрь. Еллар үтеп, бара торгач картайсам да, Бөкрем  чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, — Күңлем

Слайд 71Милли моңнар.

Ишеттем мин кичә:берәү җырлый
Чын безнеңчә,матур,милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле,-
Әллә

нинди зарлы,моңлы көй.
Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңеле ниләр сизгәнен;
Мискин булып

торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңеленнән.
Хәйрән булып җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын1
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.
Түзалмадым,бардым җырлаучыга,
Дидем: “Кардәш,бу көй нинди көй?”
Җавабында милләтәшем миңа:
“Бу көй була,диде,Әллүки!”

Кирегә

Милли моңнар.Ишеттем мин кичә:берәү җырлыйЧын безнеңчә,матур,милли көй;Башка килә уйлар төрле-төрле,-Әллә нинди зарлы,моңлы көй.Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирәТатар күңеле

Слайд 72Ана догасы.
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты
нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен

өйләр вә
сахралар тора балкып.
Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр
хезмәт итеп арган
Халык

йоклый – каты, вә рәхәт уйкуга талган .
Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән,
тавыш- тын юк,
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать
сүнми тора бер ут.
Әнә шулай өй эчендә ястүеннән соңра
бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан
күңлене арчып;
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда
үз углын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән,
газиз углым!
Тамадыр мискинәмнең тамчы – тамчы
күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде Тәңре
каршына бармас?

Кирегә

Ана догасы.Менә кич. Зур авыл өстендә чыктынурлы ай калкып,Көмешләнгән бөтен өйләр вәсахралар тора балкып.Авыл тын; иртәдән кичкә

Слайд 73Сабыйга.
Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз

— аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;


Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк;
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

Кирегә

Сабыйга.Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.Җен-фәлән дип сөйләшүләр

Слайд 74Бәхетле бала.
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ

күрсә, белергә кушканын белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,
Уенга

салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.

Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!

Кирегә

Бәхетле бала.Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә, Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.Сабакка калмаса соңга, борылмый

Слайд 75Эшкә өндәү.
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! оят, хурлык,

түбәнлекләр иренгәннән килә.

Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,
Тир

белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.

Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,
«Уйнады» дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

Кирегә

Эшкә өндәү.Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда

Слайд 76Пар ат.
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер,

суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;


Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Алга

Пар ат.Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.Кич иде. Шатлык белән нурлар

Слайд 77Алга
Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,


Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер

иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;
Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!

Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем!

Алга

АлгаСау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем, Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй

Слайд 78Кирегә
Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгайсыз тору;
Бу тору, әйтергә

мөмкиндер, кояш-айсыз тору.

Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;
Чишмә

төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...


Кирегә

КирегәСездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгайсыз тору; Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.Шундый уйлар берлә таштай катты

Слайд 79Кызыклы шәкерт.
Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума,

аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай

син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

Кирегә

Кызыклы шәкерт.Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!—

Слайд 80Шаян песи.
Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига:
Бар уе

— бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.

«Күлмәгем кайчан бетәр?» —

дип, Курчагы яткан, көтә;
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә.

Ә Песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер;
«Тукта селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер.

Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар;
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.

Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе;
Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!

Кирегә

Шаян песи.Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига: Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.«Күлмәгем

Слайд 81“КИТАП” шигыренең кулъязмасы.


КИТАП.
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым

төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә...
Шул

вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.











“КИТАП” шигыренең кулъязмасы.

Кирегә

“КИТАП” шигыренең кулъязмасы.КИТАП.Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымныКуялмыйча җанга

Слайд 82Шүрәле.
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл —
«Кырлай» диләр;

Җырлаганда көй өчен,

«тавыклары җырлай», диләр.
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем;
Җирне

әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк-
ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.

Алга

Шүрәле.Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл —«Кырлай» диләр;Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр.Гәрчә анда тугъмасам да, мин

Слайд 83Алга
Бервакыт чут-чут итеп сайрый Ходайның кошлары;
Китә җаннарны кисеп, ярып садаи

хушлары.
Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;
Монда оркестр, театрлар

да шул, концерт та шул.
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре.
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? без дә Хакның бәндәсе.

Җәй көнен яздым бераз; язмыйм әле кыш, көзләрен,
Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.
Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым...
Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле,
Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит «Шүрәле».
Аз гына сабрит әле, әй кариэм! хәзер язам;
Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам.

Алга

АлгаБервакыт чут-чут итеп сайрый Ходайның кошлары;Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та

Слайд 84Алга
Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю,

бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.
һәм дә бар монда

куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.
Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр,
һич гаҗәп юк, булса булыр,— бик калын, бик күп бит ул;
Күктә ни булмас дисең,— очсыз-кырыйсыз күк бит ул!


Шул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле,
Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.
Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.
Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынны балта берлән «тук» та «тук»!
Җәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән;
Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.
Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә,
Алны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.
Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,
Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә.

Алга

АлгаБилгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.һәм

Слайд 85Алга
Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик

килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак

кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.

Шүрәле тыккан кулын — селкенмидер, кузгалмыйдыр;
Белми инсан хәйләсен — һич балтага күз салмыйдыр.
Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,
Шүрәленең бармагы калды — кысылды шап итеп.
Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,
Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.
Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына,
Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына:

Алга

АлгаНәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!Борыны кәп-кәкре —

Слайд 86Алга
— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм;
Мондин ары үзеңә,

угълыңа, нәслеңгә тимәм.
Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым, диеп,
Аңар урманда

йөрергә мин үзем куштым, диеп.
Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?
Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша;
Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа.

Ат башыннан тоткан ул, бу Шүрәлене белми дә;
Ул моның фөрьядларын асла колакка элми дә.

— И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?
Иртәгә килгәнче дустлар, тәндә җаным торса гәр,
Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар.

— Әйтсәм әйтим, син белеп кал:
чын атым «Былтыр» минем.

Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!
Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак була,
һәм дә ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була.
Кычкыра: «Кысты, харап итте явыз «Былтыр» мине,
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»
Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:

Алга

Алга— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм;Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.Башкалардан да тидермәм, ул минем

Слайд 87Алга
— Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең,—
диләр.

Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз

яхшылык берлән тыел!
И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!»

Бик озак торгач

карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»

— Бер дә шикләнмә, Җегет, син;
мин карак-угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугьры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр,

мин карышмый уйныймын,
Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын.

Алга

Алга— Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең,—диләр.Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы

Слайд 88Кирегә
— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?
Тик тизүк уйныйкчы, зинһар,

нәрсә кушсаң да күнәм.

— Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор:

әнә
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.
Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар эчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!
Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,
Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире;
Куйды илтеп аузын эчкән бүрәнәгә бармагын,—
Кариэм, күрдеңме инде яшь Җегетнең кармагын!
Суккалыйдыр балта берлән кыстырылган чөйгә бу,
Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу.
1907

Кирегә

Кирегә— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.— Сөйлием шартымны сиңа,

Слайд 89Габдулла Тукайга багышланган музейлар.
1. Кушлавыч музее.
2. Өчиле музее.

3. Кырлай музее.
4. Уральск музее
5. Казан шәһәрендә Г.

Тукай музее.


Кирегә

Габдулла Тукайга багышланган музейлар. 1. Кушлавыч музее. 2. Өчиле музее. 3. Кырлай музее. 4. Уральск музее 5.

Слайд 90Кушлавыч.

Алга
Кирегә

Кушлавыч.АлгаКирегә

Слайд 91Алга

Алга
Кирегә

АлгаАлгаКирегә

Слайд 92Алга

Тукай шәҗәрәсе.
Алга
Кирегә

АлгаТукай шәҗәрәсе.АлгаКирегә

Слайд 93Алга

Алга
Кирегә

АлгаАлгаКирегә

Слайд 94Кирегә

Кирегә

КирегәКирегә

Слайд 95Өчиле.

Кирегә

Өчиле.Кирегә

Слайд 96Арча районы Кырлай авылында Тукай музее
Алга
Кирегә

Арча районы Кырлай авылында Тукай музееАлгаКирегә

Слайд 97Алга

Алга
Кирегә

АлгаАлгаКирегә

Слайд 98Алга

Алга
Кирегә

АлгаАлгаКирегә

Слайд 99Алга

Алга
Кирегә

АлгаАлгаКирегә

Слайд 100Алга

Алга
Кирегә

АлгаАлгаКирегә

Слайд 101Алга

Алга
Кирегә

АлгаАлгаКирегә

Слайд 102Кирегә

Кирегә

КирегәКирегә

Слайд 103Уральск.






Г.Тукай музее.
Алга
Кирегә

Уральск.Г.Тукай музее.АлгаКирегә

Слайд 104Алга

Алга
Кирегә

АлгаАлгаКирегә

Слайд 105Алга
Алга
Кирегә

АлгаАлгаКирегә

Слайд 106Алга

Алга
Кирегә

АлгаАлгаКирегә

Слайд 107Кирегә

Кирегә

КирегәКирегә

Слайд 108Казан шәһәрендә Тукай музее.
Алга
Кирегә

Казан шәһәрендә Тукай музее.АлгаКирегә

Слайд 109Г.Тукайның шәхси әйберләре.
Г.Тукайның шәхси әйберләре.
Кирегә

Г.Тукайның шәхси әйберләре.Г.Тукайның шәхси әйберләре.Кирегә

Слайд 110Габдулла Тукайга багышланган һәйкәлләр. Уральск Скульптор С. Ахун ,

Л. Писаревский(1958)

Казан

Алга

Кирегә

Габдулла Тукайга багышланган һәйкәлләр.

Слайд 111Кирегә








Кушлавычта Г. Тукайга һәйкәл.
Скульптор И. Новоселов





Кырлайдагы һәйкәл.
Скульптор Б. Урманче (1976)

Кирегә

Кирегә

Слайд 112Тукай образы рәссамнар иҗатында.







А. Мавровская иҗаты.
Алга
Кирегә

Тукай образы рәссамнар иҗатында.А. Мавровская иҗаты.АлгаКирегә

Слайд 113Г. Тукай Петербургта. М. Рахимов (1975)
Рәссам Р.Төхфәтуллин 1965 елда ясаган иллюстрация.
Алга
Кирегә

Г. Тукай Петербургта. М. Рахимов (1975)Рәссам Р.Төхфәтуллин 1965 елда ясаган иллюстрация.АлгаКирегә

Слайд 114Казанда Г. Тукайга багышланган…
Габдулла Тукай урамы

Габдулла Тукай

исемендәге теплоход











Габдулла Тукай мәйданы Габдулла Тукай премиясе

Кирегә

Казанда Г. Тукайга багышланган…Габдулла Тукай урамы

Слайд 115Алга
“Син Тукайны беләсеңме?”
Алга
Кирегә

Алга“Син Тукайны беләсеңме?”АлгаКирегә

Слайд 116Алга
1. Г.Тукайның туган елы?
1) 1986
2) 1891
3)

1886


Алга
Кирегә

Алга1. Г.Тукайның туган елы?1) 1986  2) 1891  3) 1886АлгаКирегә

Слайд 117Алга
2. Г.Тукайның туган авылы?

1) Кушлавыч
2)

Өчиле
3) Кырлай
Алга
Кирегә

Алга2. Г.Тукайның туган авылы?1) Кушлавыч     2) Өчиле      3)

Слайд 118Алга
3. Г.Тукайның әти-әнисенең исемнәре?
Мәмдүдә - Гайнулла
Мәмдүдә - Мөхәммәтгариф
Бибинур - Хәбибрахман

Алга
Кирегә

Алга3. Г.Тукайның әти-әнисенең исемнәре?Мәмдүдә - ГайнуллаМәмдүдә - МөхәммәтгарифБибинур - ХәбибрахманАлгаКирегә

Слайд 119Алга
4. Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме ничек?
1) " Исемдә калганнар"


2) "Хәтирәләр"
3) "Балачак"

Алга
Кирегә

Алга4. Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме ничек?1)

Слайд 120Алга
5. Г.Тукайның кайсы шигыре гимн булып яңгырый?
1) "Туган авыл"
2) "Туган тел"
3) "Карлыгач"

Алга
Кирегә

Алга5. Г.Тукайның кайсы шигыре гимн булып яңгырый?1)

Слайд 121Алга
6. Кайсы шигырь Г. Тукайныкы түгел?
1) “Җир йокысы”
2) "Мәктәптә"
3) "Кызыл

ромашка".
Алга
Кирегә

Алга6. Кайсы шигырь Г. Тукайныкы түгел?1) “Җир йокысы”2)

Слайд 122Алга
7. Г. Тукайны кечкенә чагында кем дип атаганнар?
1) Апуш


2) Шүрәле
3) Шәкерт
Алга
Кирегә

Алга7. Г. Тукайны кечкенә чагында кем дип атаганнар?1) Апуш   2) Шүрәле

Слайд 123Алга
8. Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле?
1) Мөхәммәтвәли
2)

Сәгъди
3) Зиннәтулла

Алга
Кирегә

Алга8. Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле?1) Мөхәммәтвәли  2) Сәгъди      3)

Слайд 124Алга
9. Г. Тукай беренче тапкыр кайсы авылда укырга бара?
1) Казанда


2) Өчиледә


3) Кырлайда

Алга

Кирегә

Алга9. Г. Тукай беренче тапкыр кайсы авылда укырга бара?1) Казанда      2) Өчиледә

Слайд 125Кирегә
10. Г. Тукай пар ат белән кайсы шәһәргә китә?
1)

Казанга
2) Җаекка
3) Мәскәүгә

Кирегә

Кирегә10. Г. Тукай пар ат белән кайсы шәһәргә китә?1)  Казанга  2) Җаекка   3)

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика