инде...”
Мефистофель Фауст.Һәр сигарет тәмәке тартучының гомерен 8-15 минутка кыскарта. Алар арасында, башка кешеләргә караганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручылар – 2-3 мәртәбә, үпкә рагы белән – 15-30, стенокардия белән авыручылар 13 мәртәбә күбрәк очрый. Шулай ук алар арасында инфаркт – 12 мәртәбә, ашказаны-эчәк авырулары белән авыручылар 10 мәртәбә күбрәк була. Тәмәке тарту нәтиҗәсендә тын юллары кысыла, шул сәбәпле тын алу кыенлаша, алга таба үпкәдә - туберкулез һәм рак авыруы, кан юллары кысылып, аякта гангрена башланырга мөмкин.