Слайд 1Проект эше:
Татар телен һәм әдәбиятын укытуда информацион-коммуникатив технологияләр куллану
Слайд 2“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең
заманыгыздан башка бер заманда
яшәү өчен дөньяга килгәннәр”
Р.Фәхреддин
Слайд 3Актуальлелек
Дәресләрдә информацион коммуникатив технологияләр куллану бүгенге көндә бик актуаль. Заманнан
калышып булмый, дигән кебек, бу өлкәдә дә күп эшләргә туры
килә. Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне таләп итә. Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану—хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерда эшләү бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү—компьютер технологиясенең иң өстенлекле ягы. Дәресләрдә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы буларак дәресне тагын да күрсәтмәле итә.
Слайд 4Проектның төп максаты:
1.Укытучыларны информацион коммуникатив технология белән таныштыру, нәтиҗәлелеген
исбатлау, фәнни һәм иҗади сәләтне үстерү юлларын аңлату, логик фикерләү,
мөстәкыйльлек, башлап эш итү сәләтен үстерү.
2. Укытучыларның профессиональ үсеше өчен шартлар тудыру.
3. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен үткәргәндә информацион-коммуникатив технологияләр куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу.
Проектның бурычлары:
Информацион коммуникатив технология төшенчәләрен ачыклау;
Информацион технологиягә туры килгән эш алымнарын куллану;
Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү
Укучыларның белемгә булган омтылышын, фикерләү сәләтен үстерү;
Слайд 5Гипотеза:
- укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;
- теоретик белемнәрен практикада куллану;
-
проектта һәрбер кешегә файдалы гамәли тәҗрибә үрнәкләре бирүгә ирешү.
Көтелгән нәтиҗә:
1.
Укытучылар алдында чыгыш ясау, аны яклау.
2. Тәҗрибә уртаклашу.
3. Проект буенча презентация эшләү.
Проектның тикшерү объекты:
татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион коммуникатив технологияләр, ИКТ технологиясенә туры килгән эш алымнары; фәнни һәм иҗади эшләү сәләтен үстерү юллары, аларның үзенчәлекләре.
Проектның фәнни яктан әһәмияте.
Укытучыларга проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйбыз.
Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы:
Укытучыларга кулланма өчен материал була алуында.
Слайд 6Педагогик эшчәнлектә иҗадилык –
бу, беренче чиратта, яңалыкка,
үзгәрүчәнлеккә омтылу.
Слайд 7Укытучы-иҗади шәхес
Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм
сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа
педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш.
Слайд 8Укытучыга карата таләпләр:
үз фәнеңне бик яхшы белү;
укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;
уку-танып
белү эшчәнлеген оештыру;
рухи һәм физик үсешен тәэмин итү.
Слайд 9Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм
итә:
укучыда телгә кызыксыну уята;
аның танып белү активлыгын үстерә;
укучыларның
иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә;
белемнәрне тирәнәйтә.
Слайд 10Информацион –коммуникатив технологияләрне дәрестә уңышлы куллану өчен ниләр кирәк?
тиешле
җиһазлар булуы;
компьютерда яхшы эшли белүче укытучы;
электрон өйрәтү
материаллары, Интернеттан алынган материаллар, методик кулланмалар.
Слайд 11Информацион технологияләр кулланган дәрес вариантлары
- катнаш дәрес;
- дәрес-лекция;
- семинар-дәрес;
-
проект эшчәнлеген яклау;
-гомумиләштерү һәм кабатлау дәресе;
Слайд 12Информацион коммуникатив технологияләр куллануның юнәлешләре һәм формалары
- укытучы хезмәтен оптимальләштерү;
-
контроль һәм тарату материалларын әзерләүнең зур мөмкинчелеге;
- әзер электрон ресурслар
куллану;
- үз электрон ресурсларыңны булдыру;
- Интернет ресурслардан файдалану.
Слайд 13 Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле
яклары
Материал югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы белән отышлы;
Укучының шәхси
сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар;
Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары;
Укытуны интенсивлаштыру өчен тестлар куллану мөмкинлеге бар;
Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру;
Дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү;
Слайд 14Информацион технологияләрне куллану формалары:
Әзер электрон продуктларны куллану:
Белем бирүнең сыйфатын яхшырта,
күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.
Мультимедиалы презентацияләр
куллану:
Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп, материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.
Интернет челтәре ресурслары куллану:
Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.
Слайд 15Компьютер
презентацияләрен куллану
1. Күрсәтмә материалны куллануны үстерә.
2. Дәреснең җитештерүчәнлеге арта.
3.
Предметара элемтә ныгый.
4. Укучыларның проект эшчәнлеген оештыру мөмкинчелеге.
5.Укытучы һәм укучы
мөнәсәбәтләре ныгый.
6. Компьютерга мөнәсәбәт үзгәрә.
Слайд 16Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу
чарасы.
Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле
һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә.
Слайд 17Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга
һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин.
Интерактив такта укучыларда эшләү активлыгын
гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.
Слайд 18 Дәресләрдә Интернет ресурсларны куллану гаять зур мөмкинлекләр бирә.
Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны җир шарының төрле
ноктасыннан эзләп табу шартларын тудыра.
Слайд 19Татар теле һәм әдәбияты дәресендә Интернет ярдәмендә :
уку, язу
күнекмәләрен булдыру һәм үстерү;
кирәкле материал табу;
укучыларның сүзлек
запасын баету;
татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкин.
Слайд 20Компьютерлар өчен эшләнгән гамәли укыту программалары:
“Минем беренче сүзлегем”
“Татар
теле-2002”,
“Татар телле Заман”,
“Татар теле-5-11” (2009)
Слайд 21http://clubs.ya.ru/4611686018427393592/replies.xml?item_no=1371
Слайд 22Lingvo электрон сүзлеге
Монда 12 телдәге 154 сүзлек кергән.
Иң мөһиме –
бу кул астында зур китапханә дигән сүз.
Слайд 23Интернет – ресурс :
belem.ru
Татар телендә Интернет-белем үзәге
Слайд 25Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә интернет ресурлар
http://www.tatknigafund.ru/
http://www.belem.ru/
http://www.openclass.ru/
http://gzalilova.narod.ru/
http://rania.ucoz.com/
http://arskinfo-tatar.ucoz.ru/publ
http://raushania.ucoz.ru/
http://yakupova.my1.ru/ һ.б.лар
http://www.tatarlar.narod.ru/Татарский интернет портал
http://www.kitap.net.ru/Татарская
электрон китапханәсе.
http://www.adiplar.ru/Татар әдипләре.
http: // www.nowa.cc/showthread.ru/php татар теле өйрәнүчеләргә
http://www.rusedu.ru
http://www.forum.ru/виртуаль
дәресләр.
http: forum.tatar.info/index.php…Татар телен уку-укыту сайты.
http://www.openclass.ru/dig_Татар теле дәресләре.
Слайд 26 Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар
мөнәсәбәтләре шартларында көндәшлеккә сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән
оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.