Слайд 1Мин бу, кечкенә Мәдинә!
Танымадыгыз мы әллә?
Слайд 2Котлап синең туган көнеңне,
Алтын кояш сибә нурларын.
Кояш балкыган көзге иртәдәй
Якты
булсын тормыш юлларың.
55 яшь юбилеең белән!!!
Слайд 3Мәңге онытылмас
мәктәп еллары!
Слайд 4
“Мәдинәм”,- дип типте
йөрәгем!!!
Слайд 5Чибәр дә күп, матур да күп, җан теләгән бер генә.
Слайд 6Җил – яңгырлар безгә тидермичә,
Өч кызыңны карап үстердең.
Йөрәк җылың,
яхшы, җылы сүзең
Безгә, әни, һәрчак көч бирде.
Слайд 7Бүген җил дә йомшак исә,
Кояш та назлы көлә.
Бүген җиргә иң
– иң якты
Кадерле бәйрәм килә.
Чәчәкләрдән җем – җем итеп
Якты нурлар
бөркелә.
Бүген безнең дә әнигә
Рәхмәт әйтәсе килә
Безгә гомер биргән өчен,
Кадерләп үстергән өчен,
Назлы карашлары өчен,
Пешергән ашлары өчен,
Йөрәк җылылары өчен,
Шәфкатьле куллары өчен,
Барсы, барсы, барсы өчен
Рәхмәт әни, сөенечебез.
Котлы булсын бәйрәмнәрең,
Рәхмәт сиңа, бөек Кешебез!
Слайд 8Яшәү тәмең, яшәү ямең балаларда....
Безне тормышлы иткәнгә без рәхмәтлебез.
Слайд 9Сөекле әниебез!
Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.
Чынлап
та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән.
Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар.
Ул – безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.
Ул – әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.
Ул – һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.
Ул – бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.
Ул – гомер уртасына якынлашучы гап-гади хатын кыз.
Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Слайд 10Безнең әби – иң шәп әби
Аңлыйбыз аны бер сүздән.
Ягымлы бер
караш җитә,
Барысын сизәбез күзеннән.
Авыр тормыш юлы үткән
Шулайда бирешмәгән.
Тормыш матур булсын
өчен,
Армый- талмый эшләгән.
Бүген дә оныкларына
Бирә яхшы киңәшләр.
Догаларын укый – укый,
Тели матур теләкләр.
Слайд 11Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең — бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен
синең көннәр
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа
ярдәмгә килерлек
Авылдашларың барын онытма.
Слайд 1255 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә,
Күңелеңдә калсын яз
чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен
һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең
Слайд 13Әнием син бәхетле!
Синең янда....
шундый шаян, юморист энең
артист сеңелең
шат күңелле
сеңелең
Бар
Бар
Слайд 14Без дүрт бала үстек әти-әни кочагында.
Слайд 15Кадерле әниебез !
Туган көндә хатын-кыздан яшен сорамыйлар,
шулкадәрле яшьтер моңа, диеп
карамыйлар,
бәлки тәлгәш-тәлгәш теләк телиләр.
Бүгенге бәйрәмеңдә син гөл-чәчәксең,
ап-ак төнбоектай тирә-юньгә нур
чәчәсең.
Киләчәктә бәхетең ташып торсын,
йолдызлы аяз күгеңдә бәхеткәең
ак болытларга ашып торсын.
Яшәү ялкының һич тә сүнмәсен,
хис-тойгыларың сүрелмәсен,
җан-бәгырьдән түгелмәсен.
җан-бәгырьдән түгелмәсен.
Слайд 16Тормышның иң ямьле чагы,
Илле биш яшь - ул аз
әле!
Алда әле - күпме шатлык!
Күпме бәхет, наз әле!
Гомереңнең
бу мизгеле -
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!
Слайд 17ШУНДЫЙ ИСТӘЛЕКЛЕ КӨННӘРНЕҢ САНЫ БИК КҮП БУЛСЫН...
Слайд 18Әниебез!
Җанга нинди якын бу сүз.
Аны әйткән саен күңелгә рәхәтлек йөгерә.
Син үзеңне иң бәхетле кеше итеп хис итәсең. Әйе, әни
– җирдә иң газиз, якын кеше.
Җылы нурын чәчүче кояш та ул, төннәрен йокламыйча, бишек җырын көйли – көйли тирбәтүче кош та ул.
Син – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүнмәс кояшыбыз. Син булган җирдә ризык бар, җылы бар.
Кая барма, шунда әни йөзе,
Кая бармам - әни күңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Слайд 19Юл куймыйча сагышка,
Яшә, әнкәй, шатлыкта.
Бирешмичә картлыкка,
Уңыш өстәп
«Уңыш»ка
Кал син мәңге яшьлектә.
Слайд 21Иң – иң матур, изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, оныкларың.
Әниебез без сине
бик – бик каты яратабыз!!!