Слайд 1
Якын дуслар. Ф.Әмирхан һәм Г.Тукай
Слайд 3Баки Урманче. Габдулла Тукай. 1959 г. Гипс.
Слайд 6Г.Тукай Уральскидагы иптәшләре арасында. 1907 елгы фоторәсем. Сулдан: Нәҗип Нигъмәтуллин
(буфетчы), Курушкин (бухгалтер), Рәхмәтулла Хәйруллин (приказчик), Габдулла Тукай, Сираҗетдин Белюков
(шәкерт, Тукай белән бергә мәдрәсәне ташлап чыга).
Слайд 71908 елгы фоторәсемдә Казанның "Әл–Ислах" газеты хезмәткәрләре. Сулдан: редактор Вафа
Бәхтияров, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер, “Әл-Ислах”ның рухи җитәкчесе һәм актив
хезмәткәре Фатих Әмирхан, редакция хезмәткәре Ибраһим Әмирхан һәм Габдулла Тукай.
Слайд 8Әстерханда 1911 елның җәендә төшкән фоторәсемдә Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев,
Шаһит Гайфи. Тукай Әстерханга баргач, Шаһит Гайфи анда аның яшәешен кайгыртучы
була. Тукайны күп тапкырлар кымыз эчәргә алып баралар. Әстерханда Тукай шифаханә шартларында яши.
Слайд 9
Габдулла Тукай (1913), фото. Г. Тукай: «Я устремляюсь в вечность…» - «Ашкынамын… мәңгелеккә».
Слайд 101913 ел. Казанның Клячкин хастаханәсе. Бер тәүлектән Тукайның йөрәге тибүдән
туктаячак. Дуслары шагыйрьнең көннәре санаулы булуын аңлап, аның рөхсәте белән
1 апрельдә хастаханәгә фотограф чакыралар. Фотога төшүчеләр өчәү була. Әмма рәхимсез цензура монда да үз эшен эшли, үлем түшәгенә калган Тукайны караучылар сурәттән "сөртелә". Тукай үзе генә кала.
Слайд 11Татар халкының бөек шагыйре 1913 елның 15 (2) апрелендә кичке
8 сәгать 15 минутта күзләрен мәңгегә йома...
Шагыйрьнең вафатыннан соң
йөзеннән төшереп алынган гипс битлек бүгенге көндә Казандагы Г.Тукай Әдәби музеенда саклана.
Бу битлекнең язмышы бик серле... Аны 1958 елда Мөлеков атлы бер Алмата кешесе СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына алып килә. Ул әлеге битлекне 30нчы елларда Оренбургта Гыйльметдин Шәрәфнең бертуганы Борһан Шәрәф биргәнен әйтә. Берникадәр вакыттан соң битлекне Дәүләт музеена тапшыралар, анда ул утыз ел саклана. 1988 елның апрелендә, Тукайның вафаты көнендә, битлекне музейга килүчеләргә күрсәтәләр. Үз вакытында Дәүләт музееның әдәби экспозицияләр бүлеге хезмәткәрләре – сынчылар Садри Ахун һәм Баки Урманче битлекне өйрәнеп, аның чыннан да шагыйрьнең йөз чалымнарын тулысынча күчерүен белдерә. Баки Урманче гасыр башында мондый битлекләрне гадәттә Казан университетының медицина факультеты студентлары төшергәнлеген хәбәр итә. Кем бу эшнең хәстәрен күргән? Сораулар күп. Шунысы аңлашыла: Тукайның якын дусларыннан берәү аның кадерле чалымнарын киләчәк буыннар өчен саклап калырга теләгән. Бәлки, Фатих Әмирхандыр? 1926 елга кадәр, ягъни Фатих Әмирханның вафатына кадәр, бу битлек аңарда сакланган дигән фаразлар бар...
Слайд 12Шагыйрьнең җеназасы Юнысов мәйданында. Монда җыелган 5–6 меңләп халык алдында
Зариф хәзрәт Әмирхан тарафыннан җеназа намазы укыла. Рәсемдә танылган дин
әһелләреннән, сулдан: Зариф хәзрәт Әмирхани, билгесез мулла, Галимҗан хәзрәт Баруди (таякка таянган), Ибраһим хәзрәт Халитов.
Слайд 13Казанның мөселман зираты. Мәрхүмне җирләгәч һәм догалар укыганнан соң, Касыйм
хәзрәт, шагыйрьнең васыятен үтәп, мәшһүр шигырен әйтә:
Кайт, и нәфсе мотмәиннәм!
бар, юнәл, кит Тәңреңә;
Бирдең аркаңны моңарчы,
инде бир бит әмренә.
Слайд 14Габдулла Тукай кабере өстендә һәйкәл