Слайд 5
Иярчен сәбәп җөмләнең аналитик төре тагын баш җөмләгә чөнки теркәгече,
көттерү паузасы ярдәмендә бәйләнә
Иярчен сәбәп җөмләнең синтетик төре дә була.
Ул баш җөмләгә күрә бәйлеге, сәбәпле, аркасында бәйлек сүзләре, урын-вакыт һәм юнәлеш килеш кушымчалары ярдәмендә бәйләнә
Слайд 6
Төпле белем алу өчен, тырышып укырга кирәк.
Бер баруда эшләре
бетсен дип, әнкәй уракларны кертеп бирде.
Тормышта усаллыклар азрак булсын,
моның өчен әни киңәшләрен искә төшерик.
Слайд 7 (1) Төпле белем алу өчен, (2) тырышып укырга кирәк.
(1)Бер баруда эшләре бетсен дип, (2)әнкәй уракларны кертеп бирде.
(1)Тормышта
усаллыклар азрак булсын, (2)моның өчен әни киңәшләрен искә төшерик.
1. (...),[…моның өчен]; 2. (…дип), […];
3. (… өчен), […].
Слайд 8Иярчен максат җөмлә
баш җөмләдәге эш яки хәлнең максатын белдерә.
Ул
ни өчен? нинди максат белән? кебек сорауларга җавап бирә.
Иярчен
максат җөмләнең синтетик төре дә, аналитик төре дә була. Аналитик төре баш җөмләгә ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ә синтетик төре өчен бәйлеге һәм дип сүзе ярдәмендә бәйләнә.
Слайд 9Схемаларга туры килерлек җөмләләр төзергә
(...), [шуның өчен...];
[...шул ки]:(...);
(дип...), [...];
[шул]:(...);
(...өчен), [...];
( ...кайчан...), [шул чакта...];
(-ган чакта ), [];
(…), [шуңа күрә...];
(… сәбәпле), [...];
(…):[...]
Слайд 10Әлеге схемаларга :
иярчен максат җөмлә,
иярчен сәбәп җөмлә,
иярчен
хәбәр җөмлә,
иярчен вакыт җөмлә,
иярчен ия җөмләләр туры киләләр
Слайд 14
5 дөрес җавапка – “5”ле;
4 дөрес җавапка –
“4”ле;
3 дөрес җавапка – “3”ле;
2 һәм
2 дән ким дөрес җавапка – “2”ле куегыз.
Слайд 15ТЕСТ
1) Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?
а)
12;
б) 14;
в) 2.
2) Иярчен җөмләләрнең төзелеше
ягыннан ничә төре бар?
а) 2;
б) 14;
в) 6.
3) Иярченле кушма җөмләдә сорау кайсысынна чыгып куелса, шул җөмлә...
а) баш җөмлә була;
б) иярчен җөмлә була.
4) Сорау алмашлыкларыннан торган мөнәсәбәтле сүз...
а) баш җөмләдә килә;
б) иярчен җөмләдә килә;
в) баш җөмләдә дә, иярчен җөмләдә дә килә ала.
Слайд 16
5)Кушма җөмләдәге баш һәм иярчен җөмләне...
а) синтагмаларга дөрес
бүлеп укып белеп була;
б) сорау биреп карау юлы
белән белеп була.
6) Аналитик бәйләүче чараларга нәрсәләр керә?
а) көттерү паузасы, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, тезүче теркәгечләр;
б) көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;
в) көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызак һәм парлы мөнәсәбәтле сүзләр.
7) Синтетик бәйләүче чаралар:
а) кушымчалар, янәшә тору, парлы мөнәсәбәтле сүзләр;
б) кушымчалар, ияртүче теркәгечләр, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;
в) кушымчалар, янәшә тору, бәйлек һәм бәйлек сүзләр.
Слайд 17
8) Төзелеше буенча нинди иярчен җөмләнең бәйләүче чарасы иярчен җөмлә
составында була?
а) синтетик;
б) аналитик;
в) аналитик, синтетик.
9) Шулай, шулай булса да, шуңа нинди сүзләр?
а) ияртүче теркәгечләр;
б) ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;
в) тезүче теркәгечләр.
10) Нинди ияртүче теркәгеч, күбесенчә, баш җөмләдә килә?
а) чөнки;
б) гүя;
в) ки.
Слайд 18
11) Кушма җөмләдә, ялгызак мөнәсәбәтле сүзле баш җөмлә иярчен җөмләдән
соң урнашып, мөнәсәбәтле сүз беренче урында булмаса, нинди тыныш билгесе
куела?
а) сызык;
б) өтер;
в) ике нокта.
12) “Елганың төбе тирән, шуның өчен ул болганмый” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?
а) Иярчен ия җөмләнең синтетик төре;
б) Иярчен максат җөмләнең аналитик төре;
в) Иярчен сәбәп җөмләнең аналитик төре.
13) “Кыз уянмасын өчен, һәркем аяк очы белән генә басып йөрергә тиеш” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?
а)Иярчен максат җөмләнең синтетик төре;
б) Иярчен максат җөмләнең аналитик төре;
в) Иярчен сәбәп җөмләнең аналитик төре.
Слайд 19Җаваплар
1-б
2-а
3-а
4-б
5-б
6-в
7-в
8-а
9-б
10-в
11-а
12-в
13-в
Слайд 20Белемнәрне бәяләү
12 – 13 дөрес җавапка – “5”ле;
10 – 11
дөрес җавапка – “4”ле;
8– 9 дөрес җавапка – “3”ле;
7 һәм
7 дән ким дөрес җавапка – “2”ле куегыз.
Слайд 21Өй эше:
130 нчы күнегү.
“Татар халык мәкальләре” китабыннан иярчен сәбәп һәм
иярчен максат җөмләләре булган 5 – 6 мәкаль табып язарга.
Слайд 22
Сау булыгыз, дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.