Слайд 1Сөй гомерне, сөй халыкны,
сөй халыкның дөньясын.
Г. Тукай.
Милли кием –
халкымның күңел көзгесе.
Слайд 2Максат:
халкыбызның рухи мирасын саклау, борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүhәрләрен
хәзерге буынга җиткерү;
милләтебезнең асыл бизәкләрне, милли киемнәренә соклану
хисе тәрбияләү.
Слайд 3бурычлар:
Милли киемнәрнең тарихын өйрәнү;
Татар халкының милли кием үрнәкләрен саклап калу
һәм киләчәк буынга җиткерү;
Популяр әдәбият битләреннән, музей һәм гыйльми оешмалар
фондыннан алынган , күп еллар буена экспедицияләргә йөреп җыелган материалларны өйрәнү.
Слайд 4Эш методлары:
Музей экспонатлары белән таныштыру;
Халык киеме төрләре белән кызыксындыру;
Тотып карарга
һәм фотога төшереп алырга мөмкинчелек тудыру;
Экспедицияләр оештыру;
Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш
чараларда милли киемнәр куллану.
Слайд 5Фәнни эзләнү эшләре
Проект
Татар халык милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен өйрәнү.
Эзләнү
Милли киемнәрнең
төрләрен һәм үзенчәлекләрен ачыклау.
Слайд 6 Эзләнү эшенең
тармаклары
Милли өс киемнәре
Түбәтәй, калфаклар-
ның бизәкләре
Заманча милли киемнәр
Читек-чүәк
үрнәкләре
Борынгы бизәнү әйберләре
Слайд 7Көтелгән нәтиҗәләр:
даими рәвештә, милли киемнәрне өйрәнү максатыннан чыгып, экспедицияләр оештыру;
фольклор
коллективын булдыру һәм чыгышларда җирле милли кием төрләрен табигый халәттә
куллану;
заманча милли киемнәр уйлап чыгаруда укучыларның иҗади сәләтләрен ачу.
Слайд 8Калфак кигән кыз баланың
Багып алчы йөзенә:
Нинди гүзәл татар кызы! –
Күз
тимәсен үзенә.
Килешеп тора түбәтәй
Аның күркәм йөзенә:
Нинди матур татар улы! –
Күз тимәсен үзенә.
Үзе тыйнак, үзе горур,
Хак сүз булыр әйткәне.
Яратыр газиз Ватанны,
Сөяр әткәй-әнкәйне!
Дәү булгач та шулай калыр
Татар баласы булып.
Әйтерләр:
- Татар кызы бу!
Диярләр:
- Татар улы!
Слайд 9 милли өс киемнәре
Татар осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык
үрнәге булырлык бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган. Татар
халыкының борынгы милли киеме - чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе.
Слайд 10 Безнең ата-бабаларыбыздан рухи
мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган.
Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.
Слайд 11*Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның шөгыль-ләре, Һөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашу-лары да
чагылыш тапкан. Бу киемнәр, аны киеп йөрүче кешенең шәхси, социаль
хәлен, яшен, характерын, эстетик зәвы-гын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән.
Слайд 12 * Борынгы өс киеменең уртак билгесе булып аның
монументаль стиле санала: озын һәм киң, тоташ буйлы, җиң төпләренә
кештәкләр куеп утырткан озын җиңле күлмәк; киң чабулы, озын тышкы кием.
Слайд 13 * XIX йөзнең икенче яртысында икътисади үзгәрешләр, сәүдә мөнәсәбәтләренең
киңәюе, яшь татар буржуазиясенең дөньяга чыгуы (халыкның милләт буларак формалашу
дәвере) татар халкының гадәти өс киеменә дә үзгәреш кертә. Ул үзенең элеккеге урынчылык билгеләрен җуя башлы. Бүген безнең халыкның күпчелеге әнә шул XX гасыр башындагы милли кием төрләрен һәм формаларын гына хәтерли.
Слайд 14 *Борынгы стильдәге ирләр күлмәген мамык, җитен, киндер җебеннән
тукылган материядән теккәннәр (ефәк күлмәк-ыштан кияргә ирләргә шәригать кушмаган). Гадәттә
ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән
.
Слайд 15Хатын-кызлар күлмәгенең итәген төрлечә бизәү дә борынгыдан ук килә. Күлмәк
итәгенә төрле төстәге тасмалар, ука-чуклар тоту шулай ук хатын-кыз күлмәген
бизәүнең борынгы алымы. XIX йөз ахырларында фабрика тукымасы, бигрәк тә ситсы нык таралган заманнарда хәйран купшы бала итәкләр кую модага керә.
Слайд 16Күлмәк-ыштанга якын нәрсә — алъяпкыч. Аны ирләр дә, хатыннар да
үз иткән.
Борынгырак заманнарда фәкать күкрәкчәле алъяпкычлар гына булса, XX йөз
башларында билгә генә бәйләп куела торган, күкрәкчәсез алъяпкычлар да күренә башлый. Бу вакытларда татар хатын-кызлары арасында төрле төстәге фабрика тукымасыннан эшләнгән яңа формадагы: төрешле, аркалы, култыклы, канатлы һ.б. төрле алъяпкычлар тарала.
Алъяпкычымның бизәге
Әллә кайдан күренә.
Аллы-гөлле чәчәк төшкән,
Килешәдер үземә.
Слайд 17
Бәрхетләрдән тегелгән,
Ука белән чигелгән,
Нәкышләре көмешләргә,
Алтыннарга күмелгән.
* Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә
кигәннәр. Элегрәк камзуллар (ирләрдә, хатыннарда) чабулы, ябык күкрәкле, тар утыртма якалы, өч яки биш билле һәм тезгә җитәр-җитмәс озынлыкта булган. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән тектергәннәр.
Слайд 18XIX йөз ахыры — XX йөз башларында, яңа кием стиленә
күчү дәверендә, ирләр камзулы Аурупа кием төре — жилеткага яраклаша
тешә.
Слайд 19Бигрәк матур түбәтәе
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.
Слайд 20 *Түбәтәй. Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле.
Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар.
*Әрсезгә кия торган
түбәтәй-ләрне карарак төстәге тукы-мадан, ә бәйрәмнәрдә кию өчен затлырак тукымадан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгән-нәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар, канитель белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәле санаган.
*Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры XX йөз башында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәhәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй - кәләпүшләр тарала.
Слайд 21Хатын-кызларның баш киемнәре шактый катлаулы. Калфакларның төрләре гаять күп. XIX
гасырның урталарына кадәр зур, чуклары аркага ук (яки иңгә) төшеп
торган капчык калфаклар кигәннәр. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык катлам кызларына да хас була.
Слайд 22Татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре — беләзек һәм йөзек.
Муен
һәм күкрәкне бизәгән зиннәтле әйберләр дә күп төрле булган.
Беләзегем-
йөзегем,
Киярмен әле үзем.
Слайд 23
Читек кигән, иген иккән
Халкым элек-электән.
Читек кигән халкым күреп
Дошман борылып киткән.
Чия
пешкән, алма төшкән
Каюлы да, челтәрле.
Илдә итекләр күп булыр,
Читеккә соң җитәрме?!
Арча
кызлары ник чибәр?
Читек кигәнгә чибәр.
Читек киеп уйнап, биеп,
Әйдә, бер җырлап җибәр!
Слайд 24 * Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган
төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр
читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Бу төр читекне намаз яки мәсех читеге дип атыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак табанлы читекләр бик җайлы.
Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.
Слайд 25
Чорлар алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән. Ул кешенең
яңалыкка Һәм камиллеккә омтылышы белән ярашкан. Бу омтылыш бигрәк тә
хатын-кыз киемендәге үзгәрешләрдә чагылыш тапкан.
Слайд 26 * Милли киемнән йөргән хатын-кызларны да бик
еш очратырга мөмкин. Хәтта, төрле милли оешмаларда татар милли киеменә
багышланган кичәләр уздырыла. Анда кызлар татар костюмы элементлары файдаланылган заманча һәм мөселман киемнәрен тәкъдим итәләр. Күбесенчә, мөселман кызлары өчен костюмнарны "Әл-Бәрәкәт" фирмасы тегә. Алар арасында заманча стильдәгеләре һәм традицион мөселман костюмнары да бар. Киемнәр кызлар өчен махсус сайлана. Иң мөһиме, татар милли киеме һәм мөселманнар өчен традицион стильдә тегелгән кием гадилеге белән аерылып тора.
Слайд 27Хәзерге вакытта милли киемнәр заман таләпләренә туры китерелеп тегелә. Бизәнү
әйберләре, аяк киемнәре, калфак-түбәтәйләр дә заманчалаштырыла.
Слайд 28Кулланылган әдәбият:
Р.Уразман “ Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”
” Сөйли белгән
морадына ирешкән”
Г.С. Нуриев.,М.Ф.Кашапова.
“Әхлак дәресләре” В.С.Казыйханов.
Татар халык иҗаты
“Авыллар һәм калалар тарихыннан” Ф. Гарипова.
“Татар халык киемнәре”,Татар китап нәшрияты.