Слайд 1Эшләде:
Яр Чаллы шәһәре
76 нчы гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Шәймәрдәнова
Гөлфинур Ризовна
Слайд 3
“Театр — безнең киләчәк көннәребез өчен
файдалы һәм
өмидле
бер
нәрсә”.
Г.Тукай, 1906 ел
Слайд 4“Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын
хәрефләр белән
язылыр”. Г.Кариев, 1908 ел
Слайд 51887 елда Габдрахман Ильяси тарафыннан “Бичара кыз” исемле беренче пьеса
языла һәм өй шартларында куела.
Бер елдан соң Фатих Халиди
“Рәдде бичара кыз” драмасы белән бу өлкәдә икенче адымны ясый.
Габдрахман Ильяси
Слайд 6
Галиә сгар Камал
1899 елда булачак мәшһүр драматург Галиәсгар Камалның беренче
әсәре
булган “Бәхетсез егет” драмасын һәм бер үк вакытта Гаяз
Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш” пьессаларын гаиләләрдә өй шартларында уйный башлыйлар.
Гаяз Исхакый
Слайд 71905 елгы Беренче рус революциясе мәгърифәткә, мәдәнияткә, Тукай сүзләре белән
әйтсәк, күңелләрдә йоклаган дәртне уятучы, яктылыкка, нурга илтүче зур этәргеч
була. Милли матбугатка юл ачыла, татарча әдәби-музыкаль кичәләр ешая.
Слайд 81906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3
нче йорт) беренче тапкыр тамашачылар өчен татарча спектакль күрсәтелә, бу
кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.
Слайд 91906 елның 22 нче декабре-
татар театры туган көне.
Слайд 10Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, —
Һәр күңелләр
нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:
Берсе уйный
күк йөзендә,
Берсе уйный сәхнәдә.
Г.Тукай « Ике кояш»
БЕРЕНЧЕ ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ АРТИСТЫ
СӘХИПҖАМАЛ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА-ВОЛЖСКАЯ
Слайд 11БЕРЕНЧЕ ПРОФЕССИОНАЛЬ ТАТАР ТРУППАСЫ «СӘЙЯР»
1922 елда “Сәйяр” труппасы нигезендә һәм
аңа төрле яклардан, төрле труппалардан артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә
дәүләт театры төзелә. «Сәйяр» труппасы барлык Идел буе шәһәрләрендә дә, татарлар яшәгән һәр төбәктә дә булырга өлгерә. Ул “Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры” дип атала, аның җитәкчесе артист, режиссер, драматург К.Тинчурин билгеләнә.
Слайд 12Беренче театр бинасы ачыла
1923 елда Казанда театр техникумы ачыла һәм
татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә.
1926 елда труппа техникум
тәмамлаган беренче артистлар, яшь талантлар белән тулылана
Слайд 13 Хәзерге вакытта Казан
шәһәрендә 7 профессиональ театр бар.
Слайд 14Г.КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫ
1926 елда театр Академия исеменә лаек була, 1939 елда Галиәсгар
Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә .
1987 елда яңа бина ачыла.
Слайд 15“Театр — кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать, һәм ул халык
тормышыннан башка яши алмый. Милли театр бигрәк тә”.
М.Сәлимҗанов, 1996 ел
Слайд 16Марсель Сәлимҗанов 1966- 2002 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театрының баш режиссёры булып һәм шул ук вакытта Казан театр
училищесында, Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә эшли ( 1992 елдан профессор ).
Слайд 17Фәрит Бикчәнтәев
Бүгенге көндә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театрының баш режессёры
Слайд 18ТЕАТР АРТИСТЛАРЫ
РИНАТ ТАҖЕТДИНОВ
НАИЛӘ БИКЧӘНТӘЕВА
НӘҖИБӘ ИХСАНОВА
Равил Шәрәфиев
Слайд 20
1935-2012
Хәзерге татар театр сәнгатенең төп үзенчәлекләрен, юнәлешләрен билгеләгән, күренекле
каләм остасы, театрның генераторы - Туфан Миңнуллин.
Слайд 22 К.ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР
ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫ
1933 елда Академия театрының филиалы — Татар дәүләт күчмә театры , хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештырыла
Слайд 23К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында, бүгенге көндә татарча спектакльләр
уйнала. Театрның кайбер артистлары:
Мәхмүтов Хәлил Шәйхетдинов Наил МәхмүтоваИсламия
Слайд 24 В.М.КАЧАЛОВ ИСЕМЕНДӘГЕ РУС ДРАМА ТЕАТРЫ
В.М.Качалов исемендәге Рус драма
театры 1791 елдан үз эшен башлаган.Театр бинасы 1914 елда төзелгән.
.
Слайд 25М.ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ
ОПЕРА ҺӘМ БАЛЕТ ТЕАТРЫ
Слайд 26
Академия театрында туган музыкаль драма жанры татар опера театры оешуга
зур этәргеч була. 1925 елда театрда куелган “Сания” исемле беренче
татар операсында күп кенә драма артистлары катнаша. 1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясен тәмамлап кайткан яшь көчләр белән 1939 елда Казанда опера театры оеша
Слайд 27М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры –дәүләт тарафыннан саклана торган
архитектура һәйкәле.
Театр 1939нчы елда ачыла , шул вакыттан бирле республикада
музыкаль мәдәният үзәге булып тора.
1956нчы елда аңа татар халкының атаклы шагыйре М.Җәлил исеме бирелә.
Һәр ел театрда халыкара фестивальләр –Ф.Шаляпин исемендәге опера (җыр)фестивале, Р.Нуриев исемендәге балет фестивале уздырыла.
Слайд 28 ТАТАР ДӘҮЛӘТ КУРЧАК ТЕАТРЫ «ӘКИЯТ»
Слайд 29“Әкият”курчак театры 1934нче елда ачыла. Театр репертуарында татар , рус
һәм дөнья халыкларының утызлап әкияте. Театр төрле халыкара фестивальләрдә катнаша.
Слайд 30 КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЯШЬ ТАМАШАЧЫ
ТЕАТРЫ
Слайд 31
Бу бина XIXгасырның икенче яртысында төзелә.1917нче елга кадәр монда сәүдәгәләр
оешмасы була.Революциядән соң бу бинада татар мәдәнияте йорты ачыла.
Бүгенге көндә
театр яшь тамашачыларны ишекләрен киң ачып каршылый.
Слайд 32Иҗади эшчәнлектә дистәләгән, йөзләгән фидакарь, талантлы режиссер, драматург, артист, рәссам,
музыкант һәм театр сәнгатен тудыручы башка һөнәр ияләре катнаша.Безнең Яр
Чаллы шәһәрендә дә театр сәнгате алга киткән.30 га якын артистлар халыкка хезмәт итәләр.
Слайд 33Чаллы татар дәүләт драма театры
2012 елның 5 октябрендә 23 нче
сезонын ачып җибәрде
Слайд 34Ибраһимов ФаилМирзаевич,
баш режиссер
Инсаф Фахретдинов, Татарстанның халык артисты
Гөлүсә Гәйнетдинова, Татарстанның халык
артисты
Булат Сәләхов, Татарстанның халык артисты
Энҗе Шиһапова, Татарстанның атказанган
артисты
Рафил Сагдуллин, Татарстанның атказанган артисты
Ил тарихы, халык язмышы белән бергә үрелеп
барган театр биографиясендә иң әһәмиятле вакыйгалар урын алган — җиңүләр һәм фаҗигаләр дә, казанышлар, табышлар һәм югалтулар да җитәрлек анда
Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате – милләтләрнең казанышы һәм чиксез горурлыгы
Театр- милләтнең йөзек кашы